Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Ветеринария

Кош гриппы! Сак булыгыз!

Соңгы елларда кош гриппы киң таралды.

Авыру коштан грипп башка таза кошларга да тиз күчә. Шәхси хуҗалыкларда тавык, үрдәк, каз hәм күркә асраучылар ветеринарно-санитарный таләпләрне үтәргә тиеш.

Кош-корт асрау өчен сарай hәм аның янындагы әйләнә-тирә чиста булырга тиеш. Кошлар ишегалдында яки урамда йөрергә тиеш түгел. Алар йөри торган әйләнә-тирәне сетка белән әйләндереп алырга кирәк.

Кошларга азык калдыклары биргән очракта ул пешерелеп бирелергә тиеш. Кош-кортларны сатып алганда аларның ветеринария справкасы булуы мөһим.   Хуҗалыгыгызда кош үлсә, аның турында мал табибларына хәбәр итүегез сорала.

Кош ите яки йомырка сатып алганда ул санитар-ветеринар тикшерү үткән булуы мөhим. Кулланыр алдыннан йомырка кабыгы сабынлы су белән юылырга тиеш.

Кешеләргә үзләре ашау өчен кош йомыркасы – 10 минут, ите-30 минуттан да ким булмыйча 100 С пешәргә тиеш.

Әтнә ветеринария берләшмәсенең баш  эпизотолоогы   Сәлих Шагиев.

 

 

                                                               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев