Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Ветеринария

Тилчә нәрсә ул?

Бу авыру турында белеп тору кирәк!

Сонгы елларда тилчэ (ящур) авыруы кин таралды.

Бу авыру турында белеп тору кирэк!

Тилчә нәрсә ул?

Ул – пар тояклы малларда очрый тоган куркыныч вирус авыруы, кешене дә зарарлый ала. Авыру чыганагы булып, тояклы йорт яки кыргый маллар тора. Моннан тыш, авыруны кимерүчеләр, инфекцияле, авыру терлекләр, вирус йөртүче маллар тарата.

Тилчэ (ящур) авыруы чит регионнардан  (Казахстан хэм Оренбург олкэлэреннэн) ветеринар справкасыз алып сатарлар алып кайткан пар тояклы маллар аша кайтырга момкин. Безнен Татарстанда элегэ юк, лэкин бу авыру Этнэ районында да булганы бар.

Тилчә бер кешедән икенче кешегә йокмый. Ә малдан хуҗасына тиз күчә. Зарарлану малны караганда, тиресен эшкәрткәндә килеп чыгарга мөмкин. Хәтта мал йонындагы тузан кисәкчәләрендә дә вирус бар. Шулай УК тиешенчә эшкәртелмәгән сөт һәм ит ризыклары белән дә керә. Инкубация чоры – 1-7, сирәк очракта 21 тәүлеккә кадәр сузыла.

Малларда тилчә авыруын кисәтү өчен нәрсә эшләргә кирәк

Зоогигиена кагыйдәләрен үтәргә, мал азыгын ышанычлы җирдән алырга, хуҗалык биналарына керү-чыгу юлында санитар нормаларны үтәргә, йогышсызландыру чараларын күрергә;

мал абзарларын, анда керүче техниканы, терлек ризыгы саклый торган амбарларны даими йогышсызландырырга;

терлек фермаларына сакны арттырырга, катгый санитар-ветеринария режимы булдырырга;

хуҗалыкларны ябык типка күчерергә, маллар торган урынга чит кешеләр керүен тыярга, эшкәртелмәгән эш кораллары алып кермәскә;

ветеринария белешмәсе булмаган урыннан ит һәм сөт ризыклары сатып алмаска;

яңа сатып алынган малны ветеринария хезмәте һәм авыл җирлекләренә теркәргә;

малны чалыр алдыннан мал табибына күрсәтергә, итне ветеринария белгеченә анализга бирергә;мал табибы

тикшерү вакытында тилчә авыруы табылса яки шик туса, мал хуҗасы һәм мал табибы бу хакта дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә бурычлы.

- авыру яки шикле малларның урынын күчерергә;

- малларны чалуны туктатырга;

- хуҗалыкка мал азыгы, башка йөкләр кертүне тыярга.

 

Ветеринария берлэшмэсенен мал табибы:    С.Г.Шагиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев