Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язылганга кире кайтып

Шәл бәйләүләр турында истәлекләре белән уртаклаштылар

Кичә булды. Бу хакта хәбәр иткән идегез. Мин дә өстим әле. Алсу Хәйруллина, китапханәче.

29 нчы гыйнвар көнне “Ак калфак”оешмасы,  Түбән Бәрәскә авылы китапхәнәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә, "Мирас" клубына йөрүче,  “Балкыш” ансамблендә катнашкан өлкәннәребез һәм мәктәп укучылары белән ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан очрашу оештырылды.

Гореф- гадәтләрңе пропогандалау максатыннан,  "Мирас" клубына йөрүче Әхмәтҗанова Дания Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә”әсәреннән шәл бәйләү һөнәре,осталыклары турында бик матур итеп өзек укыды. Шуннан өлкәннәребез үзләренең аулак өйдә шәл бәйләүләр турында истәлекләре белән уртаклаштылар, укучыларга "Йөзек салыш" уенын да уйнап күрсәттеләр. Мәктәп укучылары өлкәннәребез алдында чыгыш ясадылар: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. 

Алсу Хәйруллина фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев