4 машина йөртүчегә каршы җинаять эше ачылган
Юл иминлеге

4 машина йөртүчегә каршы җинаять эше ачылган

Узган атнада район юлларында янә бер исерек йөртүче тоткарланган.

Аны махсус рейд барышында ачыклаганнар. Гомумән алсак, 9 ай эчендә инде икенче тапкыр исерек хәлдә эләккән 4 машина йөртүчегә каршы җинаять эше ачылган.

“Узган атнада барысы 31 административ протокол төзелде”, – ди ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Әйтүенчә, 8-21 сентябрь көннәрендә, “Куркынычсызлык атнасы” уза. Бу уңайдан мәктәпләргә барып, балалар белән профилактик эш алып барганнар, яктылыкны кире кайтаручы элементлар өләшкәннәр.


Нет комментариев