Игътибарлы булыгыз.
19 августта кичке сәгать тугызынчы яртылар тирәсендә Арчада, Зур урамда, 70/4нче йорт янында юл һәлакәте була. «Киа Рио» машинасын йөртүче җәяүлеләр юл аркылып чыгу урынында җәяүлеләргә юл бирми һәм балалар коляскасын бәрдерә. Коляскада 2023 елгы бала була. Ул Казан хастаханәсенә озатыла.
Нет комментариев