Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Әтнә юлларында – “Рулетка” уйнаучылар

Бик кызганыч, юлда кабат исерек йөртүче тоткарланган.

Юл хәрәкәте инспекторлары җитәкчесе Айнур Ямалиев узган атнада районыбыз юлларында теркәлгән административ хокук бозулар белән таныштырды.
Бик кызганыч, юлда кабат исерек йөртүче тоткарланган. “Исерек йөртүче – потенциаль җинаятьче”, “Эчтеңме, рульгә утырма!” ише әйтемнәр бик күпләрнең йөрәгенә үк барып җитми шул. Исерекнең реакциясе кими генә түгел, аның баш мие белән хәрәкәт арасындагы элемтә югала. Ягъни, куркыныч туган очракта тегеләй яки болай итәргә дип уйласа да, бөтенләй кирәкмәгән хәрәкәтләр ясый. Ә куркыныч исерек түгел, аек вакытта да гел туып тора. Хәзер интенсив хәрәкәтләр чоры.
Әнә шундый куркыныч очракларның берсе 8-14 август аралыгында килеп чыккан – бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Хәвеф-хәтәр булмаса да, гаилә бюдже­тына күпме матди зыян салына.
Шушы ук чорда куркынычсызлык каешын эләктермәгән – 8 һәм транспорт чарасында тонировкасы тиешледән артык булган 1 йөртүче ачык­ланган. Соңгысы югарыда телгә алган юл-транспорт һәлакәте сәбәпчеләренең берсе. Ә менә куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүчеләрнең зыян күрүе турында белмәүчеләр сирәктер. Чөнки, юл фаҗигасе вакытында куркынычсызлык каешы такмаучыларның һәлак булу куркынычы күп тапкырларга арта. Бу хакта гел язып торабыз, югыйсә. 
Ә инде 2 баланы махсус утыргычсыз йөртүчеләрне кем дип атарга да белмәссең. “Русская рулетка” дигәнне ишеткәнегез бардыр. Кеч­кенә сабый белән шул уенны уйнау­чылар алар. Бик кызганыч!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев