Әтнә юлында коточкыч юл һәлакәте
Бәхеткә зыян күрүчеләр юк.
Бүген ВАЗ-2114 автомобиле Бәрәзә авылы янындагы борылышта каршы якка чыга һәм каршыга килгән шундый ук маркалы автомобильгә килеп бәрелә.Нәтиҗәдә ике автомобильгә дә механик зыян килә. Бәхеткә, автомобиль йөртүчеләр тән җәрәхәтләре алмый.
Бу хәл тагын бер кат юлларда сак булырга кирәклеген искәртә.
Юл пычрак булган шартларда тизлекне арттыру, дистанцияне сакламау һәм игътибарсыз булу фаҗигагә китерергә мөмкин. Шуңа күрә һәр шофер юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, машинаның техник торышын даими тикшереп торырга һәм һава торышына карап тизлекне сайларга тиеш, – диде Районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев