Әтнә районы юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары мәктәпләрдә очрашулар үткәрә
Инспектор укучыларга җәяүлеләр, велосипедчылар һәм самокат йөртүчеләр өчен кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген искәртте.
Бәрәзә, Бәрәскә, Комыргуҗа, Мәңгәр мәктәпләрендә укучы балалар һәм әти-әниләр белән очрашу узды. Укучы балалар белән уздырылучы чараларның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү һәм балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте куркынычын киметү.
Әти-әниләр белән очрашуда исә балаларның юлдагы иминлеге өчен җаваплылыкны арттыру мәсьәләләре күтәрелде. Аларга балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүнең мөһимлеге, шулай ук шәхси үрнәкнең йогынтысы турында сөйләделәр. Ата-аналар балаларының велосипедта яки самокатта йөрү урыннарын контрольдә тотарга, кичке вакытта яктылыкны кире кайтаручы кием киертергә тиешлеге ассызыкланды.
Машина юлы аша чыгу һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану кагыйдәләре тикшерелде. Велосипедларга һәм самокатларга, аларда йөрүгә кагылышлы чикләүләр турында әңгәмә корылды. Укучылар актив катнаштылар, күп төрле сораулар бирделәр һәм аларга җавапларны бергә таптылар.
Мондый очрашуларның максаты - балалар һәм әти-әниләр арасында юл хәрәкәте культурасын формалаштыру, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм юлларда иминлекне тәэмин итү. Әлеге эшчәнлек киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев