2026 елга кергәч беренче юл һәлакәте.
2 гыйнвар көнне Олы Әтнәнең Ш. Мәрҗани урамыннан чыкканда "Lada Largus" автомобиле олы юлдан килгән автобуска юл бирми. Нәтиҗәдә юл һәлакәте килеп чыга. Ике автомобильгә дә механик зыян килгән. Lada Largus автомобиле юл читенә төшеп китә.
Юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз дип хәбәр итә юл иминлеге инспекторы Айнур Ямалиев.
Нет комментариев