Әтнәдә юл халәкате булды
Юл игътибарны ярата.
Олы Әтнә больница чатында юл халәкате булды. Зыян күрүчеләр юк. Ике машинага да зыян килгән. Машина йөртүчеләр үзара килешеп, ике якның да машиналары страховать ителгән очракта, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырмыйча, европротокол төзеп таралыша алалар(суммасы ике йөз меңгә кадәр булса). Әлеге очракта европротокол төзелде.
«Европротокол куллану - уйланылган җиңел вариант», - дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев