Әтнәдә «Каршы як полоса»профилактик чарасы уза
Әлеге рейд 5 марттан 18 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Әтнә районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру максатыннан, "Каршы як полоса" профилактик чарасы уза. Район буенча барлык юл-патруль хезмәткәрләре юлларны тагын да ныграк контрольгә алачак. Чараның төп максаты – каршы як полосага чыгу кебек куркыныч гамәлләрне кисәтү һәм мондый хокук бозуларның аянычлы нәтиҗәләрен халыкка җиткерү.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Ә кагыйдәне кабат бозган очракта, йөртүче 1 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
Юл хәрәкәте иминлеге – ул һәрберебезнең җаваплылыгы. Кызганычка каршы, юлларда һаман да һәлакәтләр булып тора, күбесенчә алар каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыга. Мондый хәлләр бик авыр югалтуларга, кайгыга китерә. "Каршы як полоса" чарасы нәкъ менә шундый куркынычлы күренешләрне булдырмаска, шоферларның игътибарлы булуын таләп итәргә юнәлтелгән.
Районда мондый профилактик чаралар системалы рәвештә үткәреләчәк. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – ул һәркемнең уртак эше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев