26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр балаларның юл‑транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы оештырылачак.
Әтнә районында «Көзге каникуллар» исемле профилактик чара башланды. Бу көннәрдә районның барлык мәктәпләрендә, спорт объектларында, мәдәни үзәкләрендә балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны, җинаятьчелекне, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, шулай ук аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.
2026 елның 9 аенда республикада балалар белән 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала һәлак булган һәм 381е җәрәхәтләнгән.
Гос Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мәктәпләр һәм кичүләр янында игътибарлырак булырга, ә ата – аналарны-балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә һәм куркынычсыз маршрутлар эшләргә чакыра.
Нет комментариев