Әтнәдә мотоцикл «операциясе» башланды
Урамнарда мотоцикл һәм скутерда йөрүчеләр арта бара. Мототранспорт юлларда югары хәвеф чыганагы булып тора.
Ике тәгәрмәчле транспорт чаралары белән бәйле юл фаҗигаләрен һәм хокук бозуларны профилактикалау йөзеннән 22 июльдән җирлегебездә “Мотоцикл” операциясе башланды.
Ул 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Мотоцикл – яшьләр транспорты. Аңлы рәвештә юл кагыйдәләрен бозу аркасында юл-транспорт һәлакәтләренә алар ешрак очрый. Операция барышында транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачыклауга аерым игътибар биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев