Әтнәдә тагын исерек...
Район автоинспекциясеннән алган мәгълүматларга караганда, 16-22 июль көннәрендә юлларда 30 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Дөресен әйтик, кечкенә район өчен зур саннар бу. Биредә, әлбәттә, барысына да өлгергән автоинспекторларны да мактап телгә алырга кирәктер. Икенче яктан карасак, бу һич кенә дә мактанырлык түгел...
Аерым алсак, узган 7 көндә куркынычсызлык каешын такмаган 15 йөртүче җаваплылыкка тартылган. Гел кисәтеп торуга карамастан, транспорт хуҗалары арасында моңа “төкереп караучылар” шактый шул. Бу каешның исеме үк КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК сүзе белән бәйле, югыйсә. Янә кисәтү урынлы булыр – гамьсезлегегез нәтиҗәсендә үзегезгә генә түгел, якыннарыгызга, тирә-ягыгыздагыларга да зыян саласыз бит сез.
Балаларны махсус креслога утыртмау аннан да хәтәррәк. Монда инде сез үз тормышыгыз белән генә түгел, балаларныкы белән “уйныйсыз”. Монысы гамьсезлек кенә дә түгел, җитди җинаятьнең башы дияргә кирәк. Бу көннәрдә әнә шундый 3 очрак ачыкланган. Әнә шундый ваемсызларның да гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыга. Районыбыз юлларында шундый 3 очрак теркәлгән.
Руль артында телефоннан сөйләшеп бару да куркыныч җинаятьләрнең берсе. Колакка ниндидер мәгълүмат керү, йөртүченең игътибарын сизелерлек дәрәҗәдә киметүен әйтеп, галимнәр күптәннән чаң суктылар инде. Кызганычка каршы, шушы аралыкта районыбыз юлларында шундый 2 кеше тоткарланган. Техникасы төзек булмаганнар да шулай ук 2 кеше булып чыккан.
Моннан тыш, транспорт чыганагы теркәлмәгән, иминият белешмәсе, транспорт документлары булмаган, хәтта автотранспорт юлын аркылы чыгарга маташкан берәр җәяүле дә җавап тотачаклар.
Ни кызганыч, бу көннәрдә руль артына менеп кунаклаган тагын бер исерек йөртүче җавапка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев