Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Әтнәдә узган атнада юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен барысы 17 протокол тө­зелгән

Юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз!

Һәрвакыттагыча ка­гыйдә бозуларның күп очрагы саклану каешын такмый йөрү­челәр өлешенә туры килә. Барысы 8 кеше машинада йөргәндә саклану каешын такмаган. Моннан тыш, машинада пассажир буларак утырган, шулай ук саклану каешын такмаган ике кешегә дә протоколлар төзелгән.
Ярамый дип гел кисәтелеп торылса да, ике машина йөртүчегә тонировка тиешле дәрәҗәдә булмаган, 5 кешегә тиеш булмаган урында каршы як полосага чыккан өчен штрафлар язылган. Бу чорда бер юл һәлакәте теркәлгән.
– Һава торышы гел үзгәреп тора. Юлларда бозлавык. Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә игътибарлы булсыннар иде, – дип кисәтәләр районның юл иминлеге инспекторлары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев