Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Берәү исереклеккә шикләнелә

Автоинспекциядән алган мәгълүматларга караганда, 6-12 август көннәрендә районыбыз юлларында 16 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

Техника йөртүчеләрне кур­­кынычсызлык каешын эләктермичә йөрүнең хә­тәр­леге турында гел кисә­тәбез, югыйсә. Моңа карамас­тан юл хәрәкәте иминлеген бозуларның зур күпчелеге нәкъ куркынычсызлык кае­шын такмыйча йөрү белән бәйле. Узган атнада автоинспекторлар шундый 8 очракны ачыклап, гаеплеләрне җавапка тартканнар.
Юлларыбыз гел яңара, транспорт өчен уңайлылана – әмма юл-транспорт һәла­кәтләре кимеми. Югарыда телгә алган көннәрне дә шундый 2 очрак теркәлгән. Бәхәс­сез, ДТП килеп чыгуга беренче чиратта начар юл түгел, күбесенчә, яхшы юлдан законны санламыйча җилдерүче гаепле шул.
Шушы ук чорда иминият белешмәсе булмаган 2 йөр­түче тоткарланган. Закон кушкач, ул белешмә бөтен йөр­түчедә дә булырга тиеш.
Бу көннәрне машина пыяласы тиешледән артык тонировкаланган, тиеш була торып җәяүлегә юл бирмәгән һәм алкоголь кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүдә шикләнелеп больницада тикшерүдән баш тарткан өчен берәр йөртүче тоткарланган.
Кызганычка каршы, янә 1 йөртүчегә суд залында җавап тотарга туры килә. Ул руль артында исерек хәлдә булуга шикләнелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев