Документсыз, страховкасыз юлга чыкмагыз!
Юл иминлеге

Документсыз, страховкасыз юлга чыкмагыз!

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.

  Рейд барышында барлыгы тугыз протокол төзелгән. Бер машина йөртүче - куркынычсызлык каешын такмаган, ике машина йөртүченең - страховкасы булмаган, бер йөртүче - документларын өйдә онытып калдырган, бер йөртүченең номерлары чиста булмаган, ике йөртүченең - машинасы төзек булмаган,бер йөртүче - юл билгесенә машинасын дөрес итеп куймаган. Бер машина йөртүче вазыйфаи затка буйсынмаган. 

Кызганыч юл - йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары һаман кимеми.


Нет комментариев