Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары жилетлар өләштеләр

Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары бара. Балалар рәхәтләнеп ял итәләр.

Җәйге каникул барышында районыбыз балаларына ял итү өчен бүгенге көндә мәктәп яны лагерьлары эшли. Мәктәп яны лагерьларында төрле кызыклы чаралар уза.

Олы Әтнә урта мәктәбенең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар ЮХИДИ инспекторлары белән очраштылар. 

- Профилактик чаралар үткәреп торабыз. Бүгенге очрашуда ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев балаларга шәхси мобиль чараларында куркынычсыз йөрү турында сөйләде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта нинди җаваплылылк каралганын аңлатты, – диде Биектау һәм Әтнә районнары буенча яшь инспекторлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина.

Очрашуда шулай ук Олы Әтнә урта мәктәбенең яшь юидчылары «Күренеп тор» акциясенә кушылып, руль артында хәрәкәт итүчеләргә ут кайтарткыч элементлары булган жилетлар өлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев