Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Илле кеше машина йөртүче хокукыннан мәхрүм ителгән

Агымдагы елның 9 аенда районыбызда шуның кадәр йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Көз аена кердек. Кышка да ерак калмый. Әлеге чорларны юл һәлакәтләре иң күп була торган вакыт, дип саный юл иминлеге инспекторлары. Көз көне караңгы төннәр, пыс­кып яуган яңгырлар нәтиҗәсендә юлларда йөрү кыенлаша. Хәтта юл читеннән барган җәяүлеләрне дә чамалавы бик кыен. Ә кышкы чорда юллардагы бозлавык күп кенә хәвеф-хәтәрләрнең сәбәпчесе булып тора. 
Кызганыч, соңгы вакытта республика юлларында юл һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Иң аянычы – аларда кешеләр гомере өзелә.
Хәвеф-хәтәрләрне кисәтү максатыннан, район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеге комиссиясе җитәкчесе Айрат Каюмов:
– Быел 9 айда районыбыз юлларында 60 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 6 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Районыбыз өчен бу кечкенә саннар түгел. Тән җәрәхәте алучылар арасында, кызганычка каршы, 1 бала да бар. Шөкер, үлүчеләр юк. Юл һәлакәтләренең төп сәбәбе – бәрелешү, юлдан кюветка китү һәм җәяүлене бәрдерү, – диде. Сүзен дәвам итеп:
– Хәзер көннәр кыска, бик тиз караңгы төшә. Соңгы вакытта яңгыр сибәли. Болар транспорт йөртүченең күрү мөмкинлеген сизелерлек киметәләр. Шуңа күрә җәяү­леләргә юлларга чыкканда яктылык кайтаргыч элементлы кием кияргә яки тагарга киңәш итәр идем, – диде.
Тагын күңелсез бер статистикага тукталып узасы килә. Районда әлеге вакытта 50 кеше машина йөртү таныклыгын алдырган. Арадан 2се инде суд карары чыкса да, машина йөртү таныклыгын юл иминлеге бүлегенә тапшырмаган. 
Шуны да искәртәсе килә, транспортны идарә итү хокукыннан мәхрүм итү срогы бары тик машина йөртү таныклыгын тапшыргач кына башлана. 
Адәм баласына гомер бер генә бирелә. Шуңа күрә дә аның кадерен белик. Тигез, кара асфальт юллардан җилдертәсе килсә дә, якыннарыбыз турында онытмыйк. Юл ялгышларны кичерми, шул хакта онытмыйк. Ни кызганыч, күпләрне тизлек ярату, игътибарсызлык, миңа кагылмас дигән уй харап итә. Юкка гына юл кагыйдәләре кан белән язылган димиләр. Машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә бер үк дәрәҗәдә кагыла бу сүзләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев