Йөртүче дә, җәяүле дә...
Юл иминлеге

Йөртүче дә, җәяүле дә...

“Узган атнада юл йөрү кагыйдәләрен бозган 18 автотранспорт иясенә административ протоколлар төзелде”, – ди ЮХИДИ инспекторы Ренат Мөхтазиров.

Аерым алсак, 9 йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән хәлдә тоткарланган. Шулай ук 4 юл­транспорт һәлакәте теркәлгән, тагын берәр очракта автотранспорт чарасының номерын укырлык булмаган, кузов өсте капланмаган, тиешле урында җәяүлене уздырмаган, автомобилен тиеш булмаган урында куеп калдырган йөрт ү челәр һәм тиеш булмаган җирдә юлны аркылы чыгарга маташкан бер җәяүле җавапка тартылган.


Нет комментариев