Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Юл кагыйдәсен үтә: Әтнә инспекторлары балаларны кисәттеләр

Чакырылган кунаклар: Әтнә-Биектау районнары буенча яшь юл инспекторлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе – Алсу Сафиуллина һәм районның юл иминлеге бүлекчәсе инспекторы Ренат Мөхтәзиров.

«Чулпан» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар белән очрашу узды. Әтнә-Биектау районнары буенча яшь юл инспекторлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина  һәм районның юл иминлеге бүлекчәсе инспекторы Ренат Мөхтәзиров, «Беренчеләр» хәрәкәте җитәкчесе Гүзәл Фидаева ял итүче балалар белән кызыклы очрашу үткәрделәр. Балаллар ял да иттеләр, үзләренә файдалы мәгълүмат та алдылар..

Кунаклар белән әңгәмәдән соң, балалар өчен викторина үткәрелде.

Викторина барышында балалар юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы белемнәрен күрсәттеләр. Һәр сорауга җавап бирергә тырышып, алар арасында көчле рух хөкем сөрде. Җиңүчеләр билгеләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу чара балаларның юл иминлеге мәсьәләләренә игътибарын арттыруга һәм юл йөрү кагыйдәләрен яхшырак үзләштерүгә ярдәм итте.

Әлеге очрашу барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар, ә юл иминлеге инспекторлары аларга җентекләп җавап бирделәр. Бу әңгәмә барышында балаларның юл йөрү кагыйдәләренә карата аңнары үсте, һәм алар үзләрен урамда ничек тотарга кирәклеген яхшырак аңладылар.

Очрашу ахырында балалар юл иминлеге инспекторларына һәм Гүзәл Фидаевага кызыклы һәм файдалы вакыт өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Алар мондый чараларның бик кирәклеген һәм аларның юл йөрү культурасын үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр.

Әлеге чара "Чулпан" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда җәйге ялның бер өлеше буларак бик уңышлы узды. Балалар яңа белемнәр алдылар, күңелле ял иттеләр һәм юл иминлеге мәсьәләләренә карата җаваплы караш формалаштырдылар. Мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанабыз.

Юл иминлеге инспекторлары эшнең катлаулылыгын, нәрсәләр кулланырга кирәклеген сөйләп һәм күрсәтеп узсалар, балалар бу эшчәнлекнең максатын, җаваплылыгын тирәнтен аңладылар. Кызыксынган сорауларына җавапларын да алдылар.

Очрашу Әтнә районы Алдынгылар хәрәкәте җитәкчесе һәм республикакүләм "Кадровый Резерв" проектнының катнашучысы Фидаева Гүзәл үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев