Кагыйдә бозучылар арткан
Юл иминлеге

Кагыйдә бозучылар арткан

Әтнә районының юл имин­леге мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзә­гендә тора. Соңгы атнада теркәлгән хәлләр, әлбәттә, уйландыра.

 Беренче чиратта, тәртип бозуларның күпчелеге — гадәти игътибарсызлыктан килә. Кызганычка каршы, кайбер йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен формаль рәвештә генә кабул итә, ә чынбарлыкта аларның нәтиҗәләрен җитди бәяләми.
 20-26 августларда 5 кешегә тиешсез урында каршы як полосага чыккан өчен беркетмә төзелгән. 7  автомобиль йөртүче  саклык каешын такмаган. Шушында ук искәртеп үтәсе килә, районыбыз юлларында 27 августтан 9 сентябрьгә кадәр «Саклык каешы» операциясе бара.
Бер машина  йөртүче баласын махсус креслога утырт­маган.
Шушы көннәрдә бер юл һәлакәте теркәлде, бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. 3 кешегә «тонировка» өчен протокол төзелде. 3 кешенең иминият кәгазеннән башка идарә итүе ачыкланган.  Ә бер машина йөртүчегә җәяүле кичүеннән узучыга юл бирмәгән өчен протокол төзелгән.
Район халкына мөрәҗәгать итәсе килә: юл иминлеге — бер көнлек чара түгел, ул көндәлек гадәткә әверелергә тиеш. Саклык каешы такканда, баланы креслога утыртканда, хәвефсез тизлек сайлаганда — сез үзегезнең дә, тирә-яктагыларның да гомерен саклыйсыз. 


Нет комментариев