Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Кагыйдә үтәү – һәркем өчен

21-27 май көннәрендә районыбыз юлларында 9 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

Автоинспекциядән шул хакта хәбәр иттеләр.
Аерым алсак, күпчелек закон бозу куркынычсызлык каешы такмау белән бәйле. Күп тапкырлар кисәтүгә карамастан, йөртүчеләр арасында иң популяр төр бу. Тизлек югары булмаган очракта да, хәтта синең гаебең булмаса да, куркынычсызлык каешын такмау фаҗигагә ките­рергә мөмкин.
Шушы ук чорда иминият белешмәсе булмаган, тонировкасы тиешледән артык булган, рульдә вакытта телефоннан сөйләшеп барган берәр йөртүче тоткарланган. Ни аяныч, тагын бер йөртүче ярамаган җирдә алдагы транспортны узарга чыккан.
Хәзер барысына да Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә җавап тотарга туры киләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев