Кагыйдәләрне үтәмәүчеләр – җавапка тартыла
Юл хәрәкәте иминлеге – һәрвакыт актуаль мәсьәлә. Районыбыз автоинспекторлары уздырган рейдлар нәтиҗәсендә ачыкланган кагыйдә бозулар бу хакта гел искәртеп тора.
Кызганыч, кайбер йөртүчеләр үзләренең һәм башкаларның иминлегенә битараф кала бирәләр.
Куркынычсызлык каешын эләктермәү һәм балаларны махсус креслода йөртмәү – иң еш очрый торган хокук бозуларның берсе. Әлеге факторлар авария килеп чыккан очракта җитди тән җәрәхәтләре алуга, хәтта зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Шуңа күрә һәр йөртүче куркынычсызлык каешын эләктерергә һәм балаларны да тиешле утыргычта йөртергә тиеш. Аерым алсак, 24-30 сентябрь көннәрендә районыбыз юлларында йөртүчеләр куркынычсызлык каешы эләктермәгән – 8 һәм балаларны махсус утыргычта йөртмәгән 2 очрак ачыкланган.
Тонировканың артык булуы да җитди проблема булып тора. Караңгы пыялалар йөртүченең күрү мөмкинлекләрен чикли, бу исә юлда авария хәлен тудырырга мөмкин. Закон нигезендә, машина пыялалары билгеле бер яктылык үткәрү дәрәҗәсенә ия булырга тиеш. Шул таләпне үтәмәүчеләр җаваплылыкка тартыла. Бу көннәрне шундый 5 йөртүче тоткарланган. Кызганычка каршы, шушы 7 көнне 2 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән.
Юлларда иминлекне тәэмин итү – барыбызның да бурычы. Кагыйдәләрне үтәү, игътибарлы булу һәм башкаларга хөрмәт белән карау гына юлларда бәхетсезлек очракларын киметергә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев