Каршы якка чыкканда сак булыгыз!
Агымдагы елның 13-26 август көннәрендә «Каршы як полоса» исемле профилактик чара үткәрелә.
Татарстанда каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә булган юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аның авырлыгын киметүгә юнәлдерелгән төрле чаралар узачак.
Оператив мәгълүматлар буенча 2026 елның 7 аенда 112 тапкыр каршы як полосага чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән. Аларда 58 кеше һәлак булган һәм 172 кеше тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт һәлакәтендә барлык һәлак булучыларның 31,7 процентын тәшкил итә бу.
Каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау максатларыннан, агымдагы елның 13-26 август көннәрендә «Каршы як полоса» исемле профилактик чара үткәрелә.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, алдагы транспортны узып киткәнче, машина йөртүче моны башкарып чыга алуына, ул чыгарга җыенган хәрәкәт полосасының буш булуына, узып китү өчен җитәрлек ераклык булуга һәм бу маневр вакытында юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына комачаулык тудырмавына инанырга тиеш. Ә инде «Узып китү тыела» юл билгесе гамәлдә булган зонада, тоташ линия булганда, шулай ук калку юлдан күтәрелгәндә, куркыныч борылышларда һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән участокларда узу тыела.
Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә җиде мең биш йөз сум күләмендә административ штраф салына яки дүрттән алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм итү, әгәр административ хокук бозу кабатланса, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм итүгә китерә, моннан тыш, административ хокук бозган һәм моның өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән яки бу гамәлне кылган өчен хөкем ителгән затка, өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә тиешлекне тагын бер кат искә төшереп, юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев