Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Ашыгулар үкенечкә илтә, бала хәсрәте иң авыры

Күәм мәктәп яны лагеренда балалар өчен юл иминлеге буенча мөһим очрашу үтте Балалар белән юл иминлеге инспекциясенең өлкән лейтенанты, полиция хезмәткәре Рамил Шәрифҗанов очрашты.

Юл хәрәкәте иминлеге – һәрвакыт актуаль мәсьәлә, бигрәк тә җәйге каникуллар чорында. Балаларның урамда күбрәк вакыт уздыруы, велосипедта яки самокатта йөрүе юлларда куркыныч хәлләр тудыру ихтималын арттыра. Шуңа күрә Юл хәрәкәте инспекторларының мәктәп яны лагерьларында даими рәвештә юл иминлеге дәресләрен үткәрүе бик мөһим.

Рамил Шәрифҗановның балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлатуы, аеруча велосипедта йөрүчеләргә игътибар юнәлтүе, яшь буынны иминлеккә өйрәтүнең бер чагылышы булып тора. Юлда саклыкны саклау, артык тизлек белән йөрмәү кебек киңәшләр балаларның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Мәктәп яны лагерьларында юл иминлеге буенча белемнәрне ныгыту, балаларның җәйге вакытта да белем алуын дәвам итүен тәэмин итә. Бу профилактик эш, балаларның һәм үсмерләрнең юл-транспорт һәлакәтләренә эләкмәвенә киртә була. Юл иминлеге инспекторларының тырышлыгы киләчәктә имин юллар булдыруга зур өлеш кертә.

Әти-әниләр дә балаларына юл кагыйдәләрен төшендерергә тиеш. Юл билгеләрен өйрәнү, җәяүлеләр кичүе кагыйдәләрен аңлату, велосипедта яки самокатта йөргәндә саклану чаралары турында сөйләү – һәрбер ата-ананың бурычы. Балаларыгызның иминлеге сезнең кайгыртуыгызда.

Юл хәрәкәте инспекторы Рамил Шәрифҗанов очрашу барышында:

-  Юллар ялгышларны яратмый. Юлга чыктыгызмы, һәрвакыт игътибарлы булыгыз. Юл йөрү кагыйдәсен бозганчы иң элек әти-әниләрегез, үзегезнең гомерегез турында уйлагыз, – дип киңәшләрен бирде. 

Юл иминлеге инспекторы сүзләрен хуплап, балаларыгызны юл кагыйдәләре белән таныштырыгыз! Иминлек – иң мөһиме, диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев