Руль артында – “кызмача”лар?
Автоинспекциядән ал- ган хәбәрләргә караганда, 11-17 декабрь көннәрне районыбыз юлларында 17 юл кагыйдәләрен бозу оч- рагы теркәлгән.
Аерым алсак, күпчелек –
транспорт йөртүчеләрнең
куркынычсызлык каешын
эләктермәве белән бәйле.
Шунысы игътибарга лаек –
барлык төр юл кагыйдәләре
бозуның өчтән икесен шул
алып тора бугай. Мөгаен, бу
йөртүчеләр “Автошкола”да
укымаганнар, машина йөртеп
карамаганнар, хәтта, имти
хан да бирмәгәннәр дигән
фикер туа. Транспортка уты
руга ук каеш тагарга куша
лар бит, югыйсә! Бу көннәрне
әлеге кагыйдәне санламаган
11 йөртүче административ
җаваплылыкка тартылган.
Кышкы юлда сак булу
кирәклегенә җитди карар
га кирәк, җәмәгать. Аеру
ча үзенә артык нык ышан
ган йөртүченең зур тизлектә
йөрүе куркыныч. Узган
бер атнада 3 юл-транспорт
һәлакәте теркәлгән. Арала
рында алдагы транспортны
узарга чыгучы да бар. Бу ма
невр йөртүчедән зур оста
лык һәм төгәллек таләп итә.
Әлбәттә, алдагы транспорт
йөртүченең дә моны аңлап
кабул итүе кирәк. Шушы
көннәрдә 1 йөртүче алдагы
транспортны тиеш булмаган
урында узарга чыккан.
Кабат кызганыч сүзен
кулланырга туры килә, уз
ган атнада 2 транспорт
йөртүче исерек хәлдә булуга
шикләнелеп туктатылган. Гел
кисәтеп торуга карамастан,
районыбыз юлларында тех
ника руле артына “кызмача
хәлдә” утыручылар кимеми.
Хәзер аларга суд каршында
җавап тотарга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев