Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Штрафка тартылучылар күп

Районыбыз юлларында юл йөрү кагыйдәләрен бозып ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан тоткарланучылар саны кимеми.

Җитәкчесе Айнур Ямалиевтан алган хәбәрләргә караганда, узган атнада 27 транспорт йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Бик кызганыч, руль артына исерек хәлдә утырган тагын бер йөртүче тоткарланган. Ә тагын берәүнең "права"дан мәхрүм ителгән хәлдә транспорт белән идарә итүе ачыкланган. Янә бер йөртүче вак юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче булган. Шул ук вакытта куркынычсызлык каешын такмаган — 10, автомобилендә тонировка күләме тиешледән артык булган — 5, балаларны махсус креслода йөртмәгән 4 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш, яктырткыч элементы булмаган бер җәяүле һәм каршы яктан хәрәкәт итү юлына чыккан, автомашинаның теркәү номерын укып булмаган, тиешле урында җәяүлегә юл бирмәгән, иминият белешмәсе булмаган һәм автомашинасын инвалид билгесе астына куйган берәр йөртүче дә штраф түләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев