Юл иминлеге

Әтнәдә тагын ДТП

Әтнә - Арча юлында юл һәлакәте.

Зыян күрүчеләр юк. Газель машинасы белән Калина бәрелешәләр. Газель машинасы йөртүче ике арада тиешле интервал сакламаган. 

"Безнең әлеге вакытта иң куркыныч юллар булып Арча - Әтнә, Дөбъяз - Әтнә юллары булып санала. Барысы бу ел эчендә 139 ДТП булды, 3 кеше үлде, 20 кеше тән җәрәһәтләре алды", - ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.


Нет комментариев