Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елны кайда ничек каршылыйлар?

Австралиядә Яңа ел 1 гыйнварда башлана, бу вакытта анда шулкадәр эссе ди, хәтта Кыш бабай белән Карсылу Яңа ел бүләкләрен су коену костюмнарында таратып йөриләр икән. Индонезиягә Яңа ел октябрьдә килә. Бар халык Яңа ел костюмнарыннан киенеп ел буе китергән үпкәләре өчен бер-берсеннән ярлыкау сорап йөриләр. Кытайда Яңа ел бәйрәме...

Австралиядә Яңа ел 1 гыйнварда башлана, бу вакытта анда шулкадәр эссе ди, хәтта Кыш бабай белән Карсылу Яңа ел бүләкләрен су коену костюмнарында таратып йөриләр икән.

Индонезиягә Яңа ел октябрьдә килә. Бар халык Яңа ел костюмнарыннан киенеп ел буе китергән үпкәләре өчен бер-берсеннән ярлыкау сорап йөриләр. Кытайда Яңа ел бәйрәме ракеталар һәм шартлаткычлар авазыннан гөрләп тора. Элегрәк биредә шартлаткычлар ролен бамбук кәүсәләре үтәгән.

Монголиядә Яңа ел терлекчелек бәйрәме белән тәңгәл килә. Яңа ел төнендә төрле ярышлар үткәрелә. Европадагы кебек, монголлар да Яңа елны чыршы янында каршылыйлар. Күчтәнәчләрен күтәреп Кыш бабай килә. Тик без купшы туннан күреп гадәтләнгән Кыш бабай биредә терлекче киемендә йортларның ишеген кага, ди.

1 гыйнварда японнар кояшны каршыларга урамга чыгалар һәм бер-берсенә бүләкләр бирешәләр.

Румыниядә Яңа ел пирогларына кечкенә сюрпризлар-бакыр акча, фарфор сыннары, йөзек, ачы борыч салып пешерү йолалары бар. Әгәр пирогтан йөзек чыкса, ел бәхетле һәм уңышлы булачак. Ачы борыч чыкканда ни көтәсен үзегез чамалыйсыздыр.

Әгәр Яңа елда Италиядә булырга туры килсә, йортлар яныннан урабрак узыгыз. Биредә яшәүче халыкның ышануларына караганда, 31 декабрь төнендә никадәр күбрәк иске-москы әйбер ыргытсаң, Яңа ел шулкадәр күбрәк байлык китерәчәк икән.

Һиндстанда Яңа ел кебек зурлап билгеләнә торган сигез бәйрәм исәпләнә. Шуларның берсе - Гуди Павдва. Бу көнне һиндлар ним-ним агачының яфракларын чәйниләр. Ә алар бик ачы икән. Юрамышка караганда, ним-ним яфракларын чәйнәсәң, Яңа елда төрле авырулар, бәла-казалар урап үтә имеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев