Әтнәдә “Условник” операциясе үтте
18 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр “Условник” оператив-профилактик чарасы узды.
Әлеге операциянең максаты – җәмәгать тәртибен һәм иректән азат итү белән бәйле булмаган җинаять җаваплылыгын бозу һәм республикада криминоген хәлне яхшырту йөзеннән, Эчке эшләр бүлегендә, УИИда учетта торучы, җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше алып баручы затларны ачыклап, учетка кую һәм аларга каршы вакытында хокукый чаралар күрү.
– Оператив-профилактик операция барышында районда 20 кеше тикшерелде.
Бер хокук бозу очрагы ачыкланды һәм ул кеше административ җаваплылыкка тартылачак, – дип хәбәр итте район Эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев