Чишмәле Сап авылында гомер итүче Флера апа Фазылҗановага 95 яшь тулды
Тимер үзәклеләр

Чишмәле Сап авылында гомер итүче Флера апа Фазылҗановага 95 яшь тулды

Бүгенге көндә урыны түрдә

Сурәтләре мактау тактасыннан төшмәгән, алдынгы буларак 1984 елда Мәскәүгә ВДНХ га кадәр барган шәхес ул. Чишмәле Сап авылында туып, барлык гомерен, көчен туган авылына, туган җиренә багышлаган Флера апа. Ир кеше, хатын-кыз эше дип тормаган барлык хезмәтне дә башкарган. 

Бүгенге көндә урыны түрдә. Үз нигезендә бәхетле гомер кичерә.

"Бу яшькә кадәр яшәрмен дип уйламаган идем. Аллаһка шөкер бик рәхәт тормышта яшим. Балалар, оныклар кадер-хөрмәтендә", - диде ул. Үзен зурлап, хөрмәт итеп килгән җитәкчеләргә олы рәхмәтен белдерде.


Нет комментариев