Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

«Рәттән тикшереп барабыз»

Район буенча полиция хезмәткәрләреннән торган мобиль группалар эшләп килә.

Аларның өчесе – көндез, өчесе – төнлә эшли. Рәттән һәркемне тикшерү методы бе­лән эшлибез. Бәрәскә авы­лында, мәсәлән, тик­шерү барышында биш та­ләп бозу очрагы тер­кәл­де. Шунысын да әйтеп узасы килә, штрафлар бу очракта бер мең сумнан башлап, 30 меңгә кадәр. Вазыйфаи затларга – 10 меңнән 50 меңгә, ә юридик затларга – 30 меңнән алып 50 меңгә кадәр.
– Район үзәгендә халык полиция хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә торган тикшерүләргә ияләшеп бетте дисәм дә, ялгышмам. Шул ук вакытта ераг­рак авылларда таләпләр үтәлеше ничегрәк?
– Һәр көнне ике торак пунк­тын сайлап алабыз, – ди Ленар Әнәс улы. Бу якындагы гына да, ераграк авыллар да булырга мөмкин. Таләпләр һәркемгә дә тигез кагыла, шуңа да “Без район үзәгеннән еракта әле, килеп җитмәсләр”, – дип, тиешле режимны бозарга берәүнең дә хакы юк. Бу, иң беренче чиратта, безнең үзебезнең сәламәтлегебез өчен кирәк. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан режимны бозучыларга карата 150 протокол төзелде, 100 мең сумнан артык штраф салынды. Штраф салынучылар арасында шәхси эшмәкәрләр – челтәрле телефоннар  һәм сәнәгать товарлары сатучыларга 30 мең сум күләмендә штрафлар салынды.
– Балигъ булмаганнарга режим шулай ук кагыла. Шуңа да карамастан, урамда уйнап яки велосипедтта йөргән балаларны очратырга туры килә.
– Аларга карата да таләпләр йомшармады әлегә. Балигъ булмаган бер баланың әти- әнисенә протокол төзелде. Әти-әниләр игътибарлы булсыннар иде. Балалар сәламәтлеге бигрәк тә кадерле. Балагызны урамга озатканда шул хакта онытмасагыз иде. Маска яки рес­пираторсыз йөргән өчен дә алты кешегә протоколлар төзелгән. Кибетләрдә маскадан һәм перчаткадан булу шарт. Үзизоляциядән акрынлап чыга башласак та, таләпләр әлегә шул ук калып бара. Җаваплылыктан качмыйк, таләпләрне үтик – шул вакытта гына үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеге өчен күңелебез тыныч булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев