Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

“Ватсап”кына гаепле

Бәйрәм көннәрендә район авылларының берсендә килеп чыккан хәлләрне ишеткәч, шулай дими, ни дисең

Авылның “Ватсап” төркеменә бер авылдаш егет икенчесе турында тупас фикерләр яза. Тегесе шуны укыгач, моның сәбәбен сорый. Әмма, “син кем соң әле, шулкадәр?” дигән формада җавап ишетә. Егет үзен хурлауның төп сәбәбен белергә теләп, аның янына бара. Әмма бергәләп аңлашасы урынга, “борын төбенә ала”. Икеләтә үпкә белән сикереп тә тора, ямьсез телле, җитмәсә, аңлашасы урынга, тизрәк сугышырга тотынган көндәшенә сугып та җибәрә. Тегесе егыла, борыныннан кан китә. Егет тизрәк аңа ярдәмгә ашыга, өенә алып кайтып куя, әтисенә булган хәлләр турында сөйләп бирә. Әмма, әти кеше аны тыңлап тормыйча, куып чыгара.

Нәтиҗәдә, кеше хурларга яраткан егет хастаханәгә эләгә, ә икенчесенең гаебен ачыклау буенча эш ачыла.

 Әнә шулай “вацап” ике авылдаш арасында низаг сәбәпчесе була.

Бу хәлләргә сүз юк. Тик шулай да, бер-берегезгә карата ихтирамлы булыгыз, кешеләр, диясе килә. Кызу канлылык белән мәсъәләне хәл итеп булмый. Тел әйтә дә кача, бу очракта бармак дияргә кирәктер инде. Ә нәтиҗә күпме кешегә борчу китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев