Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Азалиянең зур җиңүе

Казанның шахмат мәктәбендә 31 майдан 9 нчы июньгә кадәр "Р. Г. Нәҗметдинов мемориалы-шахмат буенча Россия Балалар Кубогы этабы"бәйгесе барды. Әлеге бәйгедә безнең яшь шахматчыларыбыз да катнашты.

 Тренерыбыз Раил Шакиров Россия бәйгесенә республика ярышларында уңышлы чыгыш ясап барган Азалия Мифтахова, Самат Шәрәфиев, Камил Кәримовны алып барды.

Әлеге бәйгенең ни дәрәҗәдә зурлыгын сурәтләү өчен  32 регионнан 428 шахматчы катнашуын әйтү дә җитәр. 

Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, ХМАО-Югры, Ульяновск өлкәсе, Удмурт Республикасы, Киров өлкәсе, Дагыстан Республикасы, Чиләбе өлкәсе, Приморье крае, Ярославль өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Самара өлкәсе, Марий Эл республикасы, Новосибирск өлкәсе, Коми Республикасы, Смоленск өлкәсе, Пермь крае, Волгоград өлкәсе, Тыва Республикасы, Архангельск өлкәсе, Краснодар крае, Төмән өлкәсе, Алтай өлкәсе, Курган өлкәсе, ЯНАО, Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасыннан килгән шахматчылар белән уйнап, безнең Азалия Мифтахова 11 яшькә кадәрге 47 шахматчы арасында өченче урынны алды. Беренче урында - Новосибирскидан, икенче урында -Ямал-Ненец автономияле округы (ЯНАО) дан килгән шахматчылар. 

   Ярышларны тантаналы ябу чарасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы шахмат федерациясе президенты, Россия Шахмат федерациясенең Күзәтү советы әгъзасы Геннадий Николаевич Захаров, Россия Шахмат Федерациясе химаясе астында "мәктәптә шахмат" проекты җитәкчесе Нина Александровна Боденчук, халыкара гроссмейстер, 3 тапкыр Израиль чемпионы Илья Юльевич Смирин, безнең мәктәп директоры Рөстәм Марат улы Гарифуллин һәм баш судья, халыкара арбитр Наталия Олеговна Гончарова катнашты.

-  Азалия бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Беренче унлыкта Азалиядән башка Татарстан баласы юк иде. Казаннан катнашкан шахматчы кыз да - 12 урында. Самат белән Камил уеныннан да мин бик канәгать, алар урынга керә алмады, тик мондый зур бәйгедә катнашу да тәҗрибә, әле алар очколар да алдылар. 19 июньдә Актанышта Татарстан беренчелеге узачак шахмат буенча, автогбус булса, менә шунда алып барырга хыялланам аларны,- ди тренер.

Шунысын да әйтим, Азалия Татарстан җыелма командасында әлегә кадәр запас уенчы санала иде, моннан соң мөгаен ул запастан төп уенчыга күчәр. Тренеры әнә шулай диде.

Котлыйбыз, Азалия, сине дә, гаиләңне дә, тренерыңны да, райондашларны да. Мондый зур җиңүнең әле булганы юк иде. 

Фотоларны http://www.tat-chess.ru/news/memorial_r_g_nezhmetdinova_ehtap_detskogo_kubka_rossii/2019-06-09-1763 алдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев