Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Чембулатта — Яңа ел!

Яңа елга ел да беренче булып аяк баса Чембулатлар.

Сәер яңгырыймы? Әмма дөресе шул — клуб җитәкчесе Камил Галләмов тырышлыгы белән быел да 1 декабрь көнне үк бизәнгән, төрле утлары җемелдәп күзне камаштыручы «Урман гүзәле» авыл уртасына килеп баскан иде. Елдагы гадәтенә тугры калып, әмәлен тапкан, морадына ирешкән ул. Авыл уртасындагы чыршы әллә каян ук үзенә дәшеп тора. Бу гына да түгел бит әле!
Чыршының каршы ягына шугалак та оештыра. Үзе генә түгел, әлбәттә. Бу хакта газетада язган идек тә инде. Әнә шул чыршының төсле ут яктысында, таудан шуып, рәхәтләнеп күңел ачалар биредә.
Кабат мәкаләбезнгең башлангычына әйләнеп кайтыйк. Эш шушы гүзәллекне һәм күңел ачу чарасын булдыруда гына түгел, ә районда беренче булып оештыруда. Афәрин, Камил Галләмов!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев