Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Гүзәллек һәм Сөю — мәңгелек...

Бездә бүген бәйрәм, туган көн.

Олы Мәңгәр авылында яшәүче, газетабызның әйдәп баручы журналисты Фәридә Филатованың  бүген гомер бәйрәме. Без, хезмәттәшләре, аны туган көне белән ихлас котлыйбыз. Сәламәт булып, гаилә тигезлегендә, бүгенгедәй елмаеп яшәргә насыйп булсын.

Бетерсәң дә, кабат башласаң да,
Елларыңның фәлән дистәсен,
Йөзләреңдә көләч нур балкысын,
Күзләреңнән шатлык китмәсен.
Канатыңны жилләр каермасын,
Аермасын наздан-иркәдән.
Мәхәббәте белән төннәр тусын,
Шатлык белән тулсын иртәләр.
Хатын- кызның яшен сорамыйлар,
Гүзәллек һәм Сөю — мәңгелек.
Гомерең буе яшьлегеңдә яшә,
Дөньябызга сихри ямь өреп.

Иң изге теләкләр белән "Әтнә таңы" коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев