Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Рамазанга операция ясадылар кичә, Бүген ул юлда

Дер калтырап үткәрдек кичәге көнне.

Туганыбыз, энебез Рамазан Рәдиф улы Мөбарәкшин кичә,  бер елга өченче тапкыр операциягә керде. Рамазанның операциягә Санкт Петербургка җыенуын хәбәр иткән идем. 

Гел Рамазан булмас, диярләр дип, бу юлы хәбәр итмәм дигән идем. Тик безнең белән бергә Рамазан өчен ут йотып торучылар бар икәнлеген, аларның  аның өчен борчылуларын, ярдәм итәргә теләкләре барлыгын белү бу фикердән кайтырга мәҗбүр итте.

    Рамазанның хәле ничек, дип сораучыларны тынычландырасым килә.

Операциягә барыр алдыннан гына бу баланың йөрәге дә сәламәт булмавы ачыкланды. Тумыштан булганлыктан, калган операцияләрне күтәрә алганлыктан, бу юлы да күтәрер дип тәвәккәлләде табиблар. Тик кайтуга учетка куеп, дәваланырга кирәклеген әйттеләр. 

    Рамазанны кичә, 13 декабрьдә, җомга көнне,  9.00 сәгатьтә алып кереп киттеләр операциягә. Хәтерләсәгез, алдагы операция вакытында аның бер бармагын аерып, икенче кулның өч бармагын спицалар тыгып калдырып турайтканнар иде. Бу юлы шул турайтылган кулның тагын бер бармагын аердылар. Икенче кулның өч бармагын турайтып, уң кулына  сигез спица тыгып калдырдылар.

- Бу операция тегесенә караганда да авыр булды, уң кулына 8 спица куйганнар.14 көннән соң 7 сен аласылар,  берсен ярты елдан соң эшләгәндә үзем алам,  диде врач. Бик күп кистек, күп итеп кырырга туры килде, дип күрсәттеләр. Монысы авыррак төзәләчәк, дип әйттеләр. Тегесе 2,5 ай төзәлгән иде. Бу юлы бик сызлана, укол-дарулар да бик алмады. Бер бармак 80 мең -90 мең сум арасында йөри монда. Берсенә түләдек, берсе квота белән булды. Азрак тынычланып киләм, акчабыз җитте. Ярдәм итәр идек, дип счет номерын сорап язучылар да бар. Теләчеләр, Актанышлар язганнар. "Хэерле кон!Буген Рамазанга операция булган икэн.Без Рамазаны гел кузэтеп торабыз, ул баланы Аллахэ тэгэлэ ярдэменнэн ташламасын.Актаныш якларыннан эзрэк акча жыелды, шул акчаны кучерергэ счёт сбербанк номерын жибэрегез эле.Рамазан исэн-сау терелеп кайтсын? - дип язган Алия Мөхәммәтшина. Теләчеләр  ярдәм йөзеннән Рамазанга акча җыелдылар. Күчерер өчен счет номерын языгыз әле, Рамазан терелеп кайтсын... дип язучылар күп, Сүрия апа. Акчагыз җиттеме, дип тә сорыйлар. Аллага шөкер, җитте. Сезнең ярдәм акчаларыгыз бик булышты, изге күңелле дусларым, дим  -  дип сөйли Наилә сеңелем.

Үзебез дә гел шулай сораштык. Җитмәсә күчерербез, дип,  туганнар сөйләште.

Алты айдан соң тагын операциягә керәсе Рамазан, җыйналган бар акчаны Рамазан счетына салып бара Найлә. Тагын 80 мең сум акча җыясы бар.  Әле дәваланырга да кирәк. Бер кечкенә генә мазь да 900 сум тора. Ике-өч ай өчен исәпләп бетерерлек түгел. Алла ярдәм бирсен. 

- Аллага шөкер, операцияне күтәрә алды. Әле саткан казларым өчен акча аласыларым бар, дип сөенә сеңелем. Сатасы тавыкларым бар. Әтнә районы халкы җыйган Хәйрия акчасыннан безгә өлеш чыгаруларын белеп тә бик куандык. Барыгыз да исән-сау булыгыз, - дип рәхмәт укый алар.

Ә счет номеры түбәндәге рәсемдә күрсәтелгән.

   Рәхмәт Сезгә, изге күңелле кешеләр. Берегез дә кайгы-хәсрәт күрмәгез. Тигезлектә сәламәт балаларыгыз бәхенә сөенеп яшәгез. Бармакларыгызга карап уйланыгыз, сәламәт аякларыгыз булганга куана-куана йөрегез. Ә Наилә белән Рамазанга хәерле юллар телик. Бик сызланмыйча кайтырга насыйп булсын.

     Энем Рамазан! Без синең белән горурланабыз! Син бик көчле егет. Кичә операция ясатып, бүген юлда кайтыр өчен нинди көчле рухлы булырга кирәк. Түләүле клиниканың һәр минуты акча саный  шул.   Хәерле юллар Сезгә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев