Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Әтнә кызын ТАТМЕДИА җитәкчесе бүләкләде

Котлыйбыз.

ТНВ да "Башваткыч" тапшыруын карамаган татар юктыр. Караучылар әлеге  тапшыруның әйдәп баручы редакторын, безнең якташыбыз, Әлфирә Әдһәм кызы  Мәһдиеваны белми, танымый калмаслар.

Әле Әлфирә Мәһдиева "Әдәби хәзинә” программасының мөхәррире дә. Аның һәр тапшыруга җитди әзерләнеп, барлык материалны җиз иләктән үткәрүен без, аның якташлары, яхшы беләбез. Әдәби мирасыбызны барлаучы да әле ул. Анысына да куанабыз. Җитмәгән җире, эшләмәгән эше юк. Һәр тапшыруының сыйфатлы, нәтиҗәле булуы сөендерә.

 

    «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе  Айдар Сәлимгәрәев  34 ел телевидениедә эшләүче якташыбыз Әлфирә Әдһәм кызы  Мәһдиеваны  озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен,  Татмедиа грамотасын белән бүләкләде.

 

Әлеге бүләккә шулай ук Рамил Гарипов, Илфар Кәримов ия булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев