Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

"Төшергәндә - бер, күрсәткәндә бөтенләй икенче" - Нияз Заһидуллин "Зөләйха күзләрен ача" фильмы турында

Гүзәл Яхина романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» сериалын карадык. Төрле фикерләр күп булды, бәлки менә шул төрле фикерлелек әлеге фильмны карарга этәрде дә кебек.

Кемдер бөтенләй карамадым ди, кемдер бик ошатып каравын әйтә. Шуңадыр  азрак күзәтеп, чагыштырып карау да булгандыр. Тагын бер сәбәп, анысын язган идем, Себердә яшәүчеләр арасында  үзебезнең Әтнә дәүләт драма театры артисты Нияз  Заһидуллин  да  бар иде. Уйнау гына  булса да, берара чынбарлыкны оныттырып, үзенә йотты бу фильм. Әле җитмәде дә.

Татар язмышы гына түгел бу фильмда, кешелекнең ачы язмышы сурәтләнгән. Татарда да төрле кеше бар, башка милләттә дә. Тирәнәйтсәң тирәнәйтеп була, төрле җирләре бар. 30 кош белән чагыштыру, "Ай былбылым" җырын кертү - бик отышлы алым. 

Ә мине фильмны төшерү, техник эшләнеше  күбрәк кызыксындырды. Кара - каршы бүре белән очрашу, Себер күренешләре, ризык өчен сугышу, семруг кошы, зираттагы каберләр...-  ә бу сорауларга  җавапны Нияздан башка табып булмый. 

Аннан кышкы Себер кайсы айда төшерелде икән, бик матур табигате һәркемне уйлаткандыр. Ниязның җаваплары белән таныштырыйм әле.

- "Зөләйха..." фильмын август ахырында төшерә башладык дип беләм. Перьмдә сентябрь уртасына  кадәр, ике атналап төшердек.  Аннан соң Лаешта төштек, Мәскәүгә бардык кыш көне. Кыш көне дә булды сәхнәләр, җәй көне дә. Март аенда да төшерелде. Шунлыктан  кары чын иде. Поезд Себергә барганда карлы эпизод бар, анысына аппараттан күбек кебек катнашма сиптерделәр, ул поездга ябышып барды. Себер урманы , без яшәгән урын  -  Перьмдә Кама елгасы ярында төшерелде, ә  землянка казылган җирләренә  Лаешта төштек.  Катерлар килеп туктау, кешеләрне чыгару өлешләре дә  бөтенесе Лаешта төшерелде. 

- Кабер ташлары. Алары чынмы, ясалмамы?

-  4 кабер ташын  Лаешта төшерделәр. Алар таштан түгел, пенопласттан ясалган. 

- Игнатовның чокырда бүре белән сугышуы, гомумән, бүреләр күп күрсәтелә...

- Бүреләр чын. Алар эт белән бүре кушылмасы, өйрәтелгән, махсус күнекмәләр алган  бүреләр, үзләренең кешеләре бар. Алар катнашында эшләнде. Игнатов төшкән чокырда да чын поши, белән чын бүре иде. Тик үлгән. Аларын Перьмдә кайсыдыр аучылык белән шөгыльләнүче  хуҗалык китерде. 

- Сугышу сәхнәсе. Ничек үлешеп бетмәдегез?

- Ул кадрларны төшергәндә безнең белән Мәскәүдән кайткан профессиональ каскадерлар эшләде. Алар безне бер атна тирәсе бер-беребезне бәреп үтермичә сугышырга өйрәттеләр. 10-15 ләп дубль төшерелгәндер ул. Ә фильмда 2-3 секунд күрсәтелде. 

- Семруг кошы. Карда озын койрыклы кош сурәте  компьютер графикасыдыр дип уйладым.

- Бар кеше шулай уйлагандыр. Юк. компьютер графикасы түгел. Аны чит илдән килгән мәртәбәле рәссам карны таптап, аягы белән  ясап йөрде. 

- Фильмга төшкәндә курку хисе булдымы?

- Куркудан бигрәк миңа кызык булды. Беренче практика. Күренекле, Мәскәүдән килгән актерлар белән бер фильмда төшү  - ул зур тәҗрибә. Алар белән эшләү дә рәхәт иде. Аларның уенын карау да тормыш мәктәбе, иҗат дәресләре булды. 

- Үзең фильмны  карагансыңдыр инде. Нинди хисләр кичердең..

- Әлбәттә, карадым. Үзем төшкән сценаларның кайсы калды, кайсы киселде икәнен барладым баштарак. Аннан соң төшергәндә бер төрле, кино итеп күрсәткәндә бөтенләй икенче төрле икән, дип нәтиҗә ясадым. Рәхәтлек кичергән мизгелләр дә күп булды.

-Беренче тәҗрибәң-уңышың белән котлыйм, Нияз. Горурланып карадым син төшкән күренешләрне. Уңышлар юлдаш булсын. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев