Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Урамда – яз, ә монда ел әйләнәсе – җәй

Әйшияз авылында яшәүче Гаяз Нуриев крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәрә; инде шактый еллар яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

Теплица төзеп, шунда чәчәкләр, кыяр үстереп сата башлый ул.
Аны әле Әйшияз башлангыч мәктәбендә укыган чордан ук беләм. Һәрвакыт елмаеп торуы, хәрәкәтчән булуы белән башкалардан аерылып торды. Хәер, әле дә шундый. Шулай булмаса, мондый мәшәкатьле, күләмле эшкә баш-аяк чумар идеме икән ул!
Күәм урта мәктәбен тә­мам­лагач, зоотехник белгечлеге алырга укый. Ул чор – колхозлар аерылып, вак­ланган вакыт. «Каенсар» да аерым колхозга әйләнә. Гаяз Нуриев биредә зоотехник хезмәтен башкара башлый. Хезмәт вазифасы белән бәйле рәвештә еш кына тәҗрибә уртаклашырга якын һәм ерак районнарга йөри. Шунда Апас районында яшелчәчелек белән шөгыльләнүче бер эшкуар белән танышып кайта. Эшмәкәр булу теләге шул вакытта уянган икән дип уйлый күрмәгез. Әлеге теләкне ул күптәннән, моңа кадәр үк күңелендә йөртә. Апас эшмәкәренең ул чордагы эшчәнлеген искә алып: «Аның теплицалары күбрәк мәйдан били иде, эшен дә зурдан кубып оештырган ул», – ди.
Ә үзе 2012 елны, кечкенә булса да, эче тулы төш кенә, дигән фикер белән, бәрәңге бакчасындагы 4 сутый җирдә шушы эшне башлап җибәрә. “Төрлесен уйладым, әлбәттә. Дулкынландырды да, куркытты да...” – дип көлемсери. “Грамотно төзегән” проект эше белән грант ота ул – эшне әнә шуның белән башлый. Гаиләсе – җәмәгате, уллары да нык булыша. Шулар ярдәме белән теплицаның мәйданы 12 сутыйга кадәр җитә.
– Сәнәгать теплицасы дип атала ул. Ел әйләнәсендә тәүлек буе контрольдә тотарга кирәк, әлбәттә, – ди.
Кыярларның һәр төбе аерым капчыкларга утыртылган, аларга шланглар аша су килә – анысын компьютер көйли икән.
Теплица янында бәрәңге дә игә бу гаилә. Анысы да үзләренә җитәрлек, мул була. Ул гынамы, ат та асрыйлар. Кыскасы, ите дә, бәрәңгесе дә, яшелчәсе дә җитәрлек бу гаиләнең.
Хуҗалык – зур, ничек барысына да өлгерә икән гаилә башлыгы? Аннан шул хакта да сораштым.
– Иртәнге намазга торганнан соң, азрак Коръән укыйм. Аннан эшкә керешәм, – дип тагын бер гаҗәпләндерде ул.
Сәбәбе әнә шунда түгелме икән?
Әлегә эше уңай бара. Һәркемгә билгеле факт – эше барның ашы да була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев