Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Яраткан әбиебезнең гомере өзелде

Әбиебезнең урыны оҗмахта булсын,син әйбәт кеше идең...

Хөрмәтле авылдашлар,кичә яраткан әбиебезнең гомере өзелде...Аны хөрмәт итеп, төн саклаган,бөтен йоласын туры китереп,безгә ярдәм кулы сузган барлык  үзебезнең урам әбиләренә, туганнарыма, күршеләремә рәхмәтемне җиткерәм. Безне авыр вакытта ярдәмегездән ташламадыгыз.Зиратта эссе көн булуга карамастан бөтен көчләрен куеп,янып йөргән егетләргә,ләхет алучыларга,соңгы юлга озатканда йоласын китереп укыган авылыбыз мулласына, мәзингә бик зур рәхмәтемне җиткерәм.Әбиебезнең урыны оҗмахта булсын,син әйбәт кеше идең...

Ары авыланнан Райлә һәм Фидаил Кадимовлар.

"Әтнә таңы" газетасы коллективы да олы кайгыгызны уртаклаша. Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык бирсен. якын кеше олы юлга озату бик авыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев