Иртәгегә һава торышы.
Иртәгә, 21 гыйнварда, Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Әтнәдә дә урыны белән бозлавык.
Олы юлларга чыксагыз, сак булыгыз, көчле бозлавык булган урыннар бар.
Көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..3. Көндез максималь һава температурасы -1..+1.
Мәгълүматны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү хезмәтенең Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Ильяр Гыймадиев хәбәр итте.
С.Мингатина фотосы
Нет комментариев