Әтнә таңы

Әтнәләр, көчле җил көтелә

Иртәгегә һава торышы

26 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә, шулай ук Әтнә районында  төнлә һәм иртән кар, юлларда кар көртләре, буран көтелә, дип хәбәр итә ТР Әтнә муниципаль районының гражданнарны яклау бүлеге җитәкчесе Ильяр Гыймадиев.

Төнлә һәм көндез буран көтелә. Буран вакытында күз күреме 1 км һәм аннан да кимрәк.  Көчәйгәндә 15-18 м/ска кадәр көчле җил, юлларда көчле бозлавык, сак булыгыз.

     Минималь һава температурасы төнлә-иртән -4..6. Һаваның максималь температурасы көндез 0..2. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

С.Мингатина фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: