Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Бәрәскә өлкәннәре гаҗәпләндерә

Бәрәскә авыл җирлегендә булган яңалыкларны хәбәр итеп барырга тырышабыз. Монысы - чираттагысы.

Шушы көннәрдә бу авыл җирлегендә яшәүче бер төркем өлкәннәр чишмә буена агачлар утырттылар.

- Бу эшне җирлекнең Ветераннар советы рәисе Сөембикә апа Садриева оештырды.  Аның җитәкчелегендә бер төркем өлкәннәребез чишмә буенда агачлар утырттылар. Монда Өлкәннәр аллеясы булачак, Алла боерса, - дип  хәбәр итте безгә Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

Өлкәннәр көнен менә шулай хезмәт вахтасында, үз аллеяларында каршы алачаклар алар. Бу агачларның үскәнен күреп сокланырга язсын үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев