Чәбе басмалы булды
Олы Әтнә авыл җирлеген төзекләндерү дәвам итә.
Олы Әтнәнең "Чәбе" дип йөртелгән өлешеннән ага торган Әтнә елгасы өстенә басма куелды.
Әлеге басма авылның өске өлешендә, Киң урамнан төшеп, яңа күпер-басма төзегән урында тора иде. Больницага шул басма аша чыгып йөри идек. Яңа күпер-басма төзелгәч, менә шул элекке басманы алып, "Чәбе"дәге елга өстенә куйдылар.
Игелеген күрергә насыйп булсын.
Фото газета архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев