Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

24 % - өч район өлеше

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алган хәбәрләргә караганда, 18 июль көненә республикада 4299,7 тонна сөт савып алынган.

Шуның 9,2 проценты Кукмара районы өлеше, биредә ул көнне 398,1 тонна тулай савым алуга ирешкәннәр. Аннан соң баручы Әтнә һәм Балтач районнарында 315әр тонна сөт җитештергәннәр. Бу исә, һәр район уртак “сөт казаны”на 7,3әр процент сөт салган дигән сүз. Кыскасы, бөтен Татарстандагы көнлек тулай савымның дүрттән беренә якыны шушы өч район өлеше. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә кайчандыр буй җитмәслек хыял саналган көнлек 100 тонна тулай савым чиген инде 14 районда уздылар. Шул исәптән 4 районда көн саен 300 тоннадан күбрәк савалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев