Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Асылы - хезмәт хакында

Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалыкта отчет-сайлау җыелышы узды. Җыелышта район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, хакимият вәкиле Хәмит Галимҗанов та катнашты.

Аның эчтәлегенә күз салмыйча, күмәк хуҗалыкның уңышларына, проблемаларына күз салыйк. Алары белән күмәк хуҗалык җитәкчесе Илнур Хәкимҗанов таныштырды.

Күмәк хуҗалыкның асылы нидә? Дөрес уйлыйсыз, колхозчының хезмәт хакында. Ул гына да түгел, эш шартлары, вакыты, эш урыны – барысы да мөһим. Шул күзлектән чыгып, докладны анализлап карыйк.

2019 елны күмәк хуҗалыкта бер колхозчының хезмәт хакы 26315 сум тәшкил иткән. Бюджетта утыручы күп оешмаларда хезмәт хакы моннан азрак. Биредә бер сан игътибарга лаек. Акча кеременә карата нибары 16,2 % бу. Былтыр бу сан 22,6 % иде. Моннан чыгып, күмәк хуҗалыкның акча кереме арткан дип нәтиҗә ясарга була. Дөрестән дә, алдагы елгыдан 35 млн. 393 мең сумга арткан. Ә бу, шулкадәр сумманы күмәк хуҗалык үз икътисадына тотарга мөмкин дигән сүз. Барысы 147980 мең сум акча кеременә ирешкән күмәк хуҗалык.

Тармакларны искә алганбыз икән, терлекчелек аерым урын тота. Сөт сатудан гына 103798 мең сум, ит сатудан 28668 мең сум керем алганнар. Ә бер хезмәткәргә 1409,3 мең сум туры килә. Дөрес, район буенча уртача күрсәткеч зуррак.

Ф.Филатова фотосы

Монда рентабельлекне телгә алу урынлы булыр. Узган елны ул районныкыннан азрак – 31,7 булды. Ә менә җитештергән товарны сатудан рентабельлек уртача районныкыннан күбрәк – 29,3не тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев