Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күлле-Кимедә таналар өчен яңа торак эшлиләр

Яңа савым комплексы белән янәшәдә урнаша бу торак.

“Дусым” күмәк хуҗалыгының Күлле Киме савым комплексы бик уңайлы урында урнашты. Шунда ук силос траншеялары да урын алды, Әнә шул силос чокырлары белән янәшәдә төзеп яталар бу торакны. Эш барышы белән ферма мөдире Фәргать Нәҗмиев таныштырды.
– 350ләп тана тәрбияләнәчәк биредә. Тәрбия һәм терлекләрне тоту технологияләре заманча, фән кушкан нигездә башкарыла, – ди ул.
Төзелеш барышына күз салгач, моның чынлыкта шулай булуына ышанасың.
– Беренче объект кына түгел. Аннан соң, фәнни нигездә төзүнең ни икәне дә сер түгел. Төзүчеләр – тырыш, эшчән егетләр. Озакка сузмабыз, – ди төзелеш белән идарә итүче Мәсхүт Җәләлиев.
Һәр җирдәгечә, монда да таналар бәйсез нигездә тәрбияләнәчәк. Тирес чыгару өчен һәм терлекләргә азык өстәле буларак кулланылачак “проход” та бар. Ә бетоннан катырылган идәнгә махсус резина аслык­лар җәеләчәк.
Объектны озакка сузмыйча тапшырырга планлаштыралар. Инде каркасы, түбәләре әзер. Эчке ремонт уздырасы да, стеналарны урнаштырасы бар.
– Яхшы, алай дию генә дөрес тә булмас, бик күркәм торак булачак бу, – диләр төзүче егетләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев