Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукуруз уңышы өчен дә ел уңай килде

“Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторлары шул фикердә.

“Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булып, эш барышын күреп, танышып кайттык. Күәм авылының Кала Тау янындагы басуда кызу эш өсте. “Ягуар” комбайннары басу белән Олы Әтнәдәге сенаж чокыры юлын берөзлексез таптаучы трактор-машиналарга көч-хәл өлгерәләр. Директор урынбасары Гомәр Гатауллин да биредә. Эш барышы белән ул таныштырды.

Кукурузны саклау өчен сенаж итеп салу, башка төрләр белән чагыштырсак, терлек өчен гаять мөһим протеин, май, азотсыз экстрактив матдәләр һәм каротинның югалуын биштән бер өлешкә кадәр киметә.

Ә без комбайнчылар һәм механизаторлар белән дә аралашырга өлгердек.

 « Быел кукуруз күләме узган елгыдан шактыйга артык. Елы да уңай килде. Шуңа күрәме, эшләргә дә күңелле», – дип көлешәләр

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев